Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Хәния Фәрхи турында: "Иҗади әнием китеп барды" (видео)

Радик Юльякшин-Элвин Грей социаль челтәрдәге аккаунтына Хәния Фәрхи турында пост калдырган.

news_top_970_100
Элвин Грей Хәния Фәрхи турында: "Иҗади әнием китеп барды" (видео)
Иҗади ӘНИЕМ китеп барды. Хәния апай, дөрестән дә, миңа бик авыр. Ачык күңелле, гади, киң күңелле. Эстрадабыз ятим калды. Мин Сезне бик яраттым, сез мәңгегә минем йөрәктә. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын", - дип язган җырчы.

Социаль челтәр кулланучылары Радикның Хәния белән охшашлыгына игътибар итеп, "Синең әниең төсле", - дип язганнар. Калган кулланучыларның да язмалары сагыш белән сугарылган.

"Хоҙай,ни эшләтә беләһең инде. Ғүмере буйы,үҙен,моңон кешегә бағышлап йәшәне..Урыны ожмахта булһын".
"Безнең легендабыз"
"Милләтебез өчен авыр югалту".
"Безнең хәтеребездә гел шундый матур, чибәр, сандугачтай тавышлы булып каласыз".
"Безнең балачагыбыз тавышы. Гүр туфрагы йомшак булсын",
"Бик тәртипле кеше иде, һәр концертына җанының бер өлешен бирде. Йолдыз кебек якты эз калдырды".
"Хәния Фәрхи яраткан тамашачысын ятим итте".
"Артистлабыз, үзегезне саклагыз берүк, йөрәкне тикшертеп торыгыз".

Хәния Фәрхи белән хушлашу шимбә көнне булачак. Ул Казанда күмеләчәк.



Элвин Грей proufu сайтына интервьюсында да шул хакта белдерде.


Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100