Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Лерон: "Бик юксынабыз сине, әни!"

Алып баручы, өч бала әнисе Айсылу Леронның каенанасы вафат булган.

news_top_970_100
Айсылу Лерон: "Бик юксынабыз сине, әни!"
"Хәтерлисеңме, әни, туган көнеңдә бергә җыелган идек? Искечә Яңа елга туры килгән туган көнеңне нәкъ көнендә - 13 гыйнварда үткәрдек. Сыйландык, көлештек, матур-матур теләкләр әйттек сиңа... "Әйдә әле, әни, фотога төшик!" дип истәлеккә сурәткә төшкән идек... Менә ул фото. Син елмаясың. Әзрәк ояласың да кебек, игътибар үзәгендә булу сиңа никтер авыр. Тыйнак шул син! Үзең гади, үзең сабыр, шундый көчле рухлы һәм шул ук вакытта йомшак күңелле!.. Зирәк, тырыш, ярдәмчел! Синең кебек каенана турында башка киленнәр хыяллана гына ала! Бик якын кешемә әйләндең бит син, әни!!!

13 ноябрь. Көзге соры иртә иремнең әнисен мәңгелеккә алып китте. Яшь иде! Яшисе килде! Яшәтәсебез килде!... Юксынабыз... Бик юксынабыз сине, әни!" - дип язган Айсылу Лерон.

Айсылуның һәм туганнарының зур кайгысын уртаклашабыз, мәрхүмәнең урыны оҗмахта булсын!...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100