Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл Бәдретдинова: Чын мәхәббәтемне очраттым

“Татарстан хәбәрләре” тапшыруының алып баручысы һәм хәбәрчесе Айгөл Бәдретдиновага 29 яшь булуга карамастан, ул әле дә кияүдә түгел. Моның сәбәбен үзеннән сорадык.

news_top_970_100
Айгөл Бәдретдинова: Чын мәхәббәтемне очраттым
“Иң беренче тапкыр 23 яшьтә гашыйк булдым. Бүгенге көндә без ул егет белән аралашмыйбыз. Хәзерге вакытта сөйгән егетем бар, мөнәсәбәтләребез турында сөйләргә теләмим, бу – шәхси. Ләкин шуны әйтә алам: мин хыялымдагы кешемне, чын мәхәббәтемне очраттым. Менә инде дүрт ел очрашып йөрибез”, - диде Айгөл Бәдретдинова.

Айгөлгә иҗади тармактан булмаган, озын буйлы, җитди егетләр ошый икән. Тележурналист бүләкләр кабул итәргә яратуын дә әйтте. “Ә шулай да минем өчен иң зур бүләк – игътибар, вакытында әйтелгән сүз”, - ди ул.



“Кияүгә чыкмавыннан оялган кешене аңламыйм. Гомумән, аларга елмаеп карыйм. Татарларда фәлән яшьтә шулай, фәлән яшьтә болай булырга тиеш дигән үзенә күрә бер программа бар. Бернинди “тиеш” тә юк, андый әйберләр бернинди законда да, кодекста та язылмаган. Кеше иртә кияүгә чыгарга тели икән, чыксын. 15 яшьтә бала табарга тели икән, тапсын. Кешене гаепләргә ярамый. Кеше үз хаталарын үзе танырга, тормышын үзе көйләргә тиеш”, - дип фикерләре белән уртаклашты Айгөл Бәдретдинова.

Айгөл 7 елдан артык ТНВ каналында эшли. “Татарстан хәбәрләре” нә кадәр ул “Хәерле иртә” (хәзерге “Манзара”), “Һава торышы” тапшыруларын алып барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100