Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов: Элекке Айдарга ярдәм иткән яшьлек дураклыгы хәзерге Айдарга комачаулый

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында бүгенге татар эстрадасына бәя бирде. Җырчы шулай ук ни өчен соңгы елларда хит булырлык җырлары юклыгы, кызларының ни өчен татар әдәби телендә сөйләшә алмавы, Элвин Грейга нинди мөнәсәбәттә булуы, Хәния Фәрхинең вафатын әле дә кабул итә алмавы турында сөйләде.

news_top_970_100
 Айдар Галимов: Элекке Айдарга ярдәм иткән яшьлек дураклыгы хәзерге Айдарга комачаулый

“Утлар, эффектлар артында җыр икенче планга калды” 


- Айдар, яңа замандагы татар эстрадасы үсеше Сезнең күз алдыгызда булды. Күз алдыгызда гына түгел, Сез бу процессларда актив катнашучы. Сез бу үзгәрешләрне ничек бәяләр идегез? 90нчы елларда нинди халәттә иде эстрада, хәзер ничек?

- 1990 еллар һәм яңа эпоха дип әйтик. Эстраданың иң данлыклы, алтын вакытлары кайчан дисәләр, мин элегрәк булган дияр идем. Вокаль-инструменталь ансамбльләр, җанлы оркестрлар белән Илһам абыйлар, Әлфия апалар, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичевлар, Илфак Смаковлар җырлаган заманны мин эстраданың алтын вакытлары дип әйтер идем.

1990 еллардан ниндидер яңа этап, яңа эпоха башлана. Миңа шушы юлны үтәргә туры килде. Ничектер күз йомып диярлек килеп кердек инде без шушы эпохага һәм озак кына шулай атладык шикелле. Караңгылыкта, кая, нинди юл белән барырга икәнен аңламыйча. Шулай да барыбер үзебезнең ниндидер юлыбызны таптык сыман. Үзебезнең юлыбызны, җырыбызны, юнәлешне, стильне, имиджны дип әйтим микән инде. Беркем дә безнең өчен аны эшләмәде.

- Эстрада яхшы якка үзгәреш кичерде дип саныйсызмы, яхшы яккамы?

- Төрле вакыты бар. 1990 елдан алып 2018 елга хәтле атласак, бу бит инде 30 еллап вакыт. Төрле этаплар булгандыр инде. Һәр этапта үз күтәрелешен, тигез генә баруын һәм берникадәр сүрелү вакытларын кичердек. Әлбәттә, ниндидер үсешкә килгәнбездер, бөтен нәрсә дә начар дип әйтә алмыйм мин. Бу - эзләнүләр, ниндидер этапка күтәрелеп китүләр чоры. 1995-2005 елларда күп кенә җырчылар үзләренең театрларын, үзләренең репертуарларын булдырды. Җырчыларның үз җырларын, үз стильләрен табу заманы булгандыр. Эчкерсез эшләү, иҗат заманы.

Ул вакытта безне әле шоу-бизнес дигән нәрсә камап алмаган иде. 2000-2005 елларда башкачарак этап башланган кебек. Соңгы елларда күбрәк техник мөмкинлекләр барлыкка килде - ут, тавыш, костюмнар, эффектлар... Болар барысы да кирәк, болар алга алып бара кебек безне. Шул ук вакытта, шул утлар, эффектлар артында җыр икенче планда калмадымы икән куям. Җыр, җырның мәгънәсе, җырның көе, җырның күңелдән булуы, күңелгә барып җитүләре мәсьәләләре килеп туды шикелле.


“Зәвыклы, мәгънәле җырларга кайвакыт вакыт азрак кала” 

- Элек шоу-бизнес заманы түгел иде дидегез. Акча беренче планга күчә башлады дияргә телисезме? 

- Шуны әйтергә телим. Акча элек тә бар иде инде ул, аны эшләргә кирәк бит. Без бит үз көчебез белән эшли башладык, дәүләт тарафыннан финансланмадык. Мин үземнән, азмы-күпме коллегаларым турында әйтәм. Шул эшебезне алып барыр өчен эшләргә, матди ягын карарга кирәк иде. Шулай да беренче чиратта - җыр иде. Беренче чиратта ниндидер яхшы мәгънәсендә конкуренция иде, миңа калса. 

Соңгы вакытта, нишлисең, тормыш, заман, тизлекләр, таләпләр үзгәрә. Җырчылар күбәя. Талантлы яшьләр килеп басты сәхнәбезгә. “Басты” дигәндә каплап алганны әйтмим, аякка басканнарын әйтәм. Тизлекләр арта, җырларга, иҗат итәргә бик вакыт калмый. Нәрсәнедер куабыз, ашыгабыз, ашыкканда программаларга игътибар калмый, җырларны җитди итеп, тырышып, җиренә җиткереп эшләргә вакыт юк. Без һәрвакыт тырышабыз яхшы-яхшы аранжировкалар, эффектлар, экран, биюләр, киемнәр булсын дип тырышабыз. Ә менә йөрәктән чыккан матур, моңлы, аһәңле, зәвыклы, мәгънәле җырларга кайвакыт вакыт азрак кала.


“Хәзер җырчыларга танылу күпкә авыррак” 

- Кайчан җырчыга танылуы, үзенең исемен танытуы җиңелрәк иде - 1990-2000 еллардамы, әллә хәзерме? 

- Кызык инде, бер карасаң. Парадокс шундый. Хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар - телевидение, радио, клиплар төшерү, техник мөмкинчелекләр, ротацияләр, ниндидер инвестицияләр. Шулай да шушы массада аерылып, үзенчәлекле булып килеп чыгу элеккегә караганда күпкә авыррак, миңа калса. Ә элек боларның күбесе юк иде, ә халыкка сайлап, күреп алырга, танырга, аерып алырга җиңелрәк иде. 

- Бу акча белән бәйлеме? 

- Мин әйттем инде - бүген инвестицияләр дә, финанслар да бар. Ә бөтен кешедә дә бит андый мөмкинчелек юк. Кем белә, бәлки гади генә бер авыл баласының - таланты, тавышы, моңы бардыр, ә шул зур аудиториягә чыгарга мөмкинчелек юктыр. Ул инде финанслары юк дигәнне аңлата. Кызганыч, соңгы вакытта финансларга да барып тоташа. 

Теләсә кемнән җырчы ясарга мөмкинме? “Акчага эшләп булмаганны зур акчага эшләргә була” 

- Кайбер продюсерлардан шундый сүз ишеткән бар - акча була икән, теләсә кемнән популяр җырчы ясарга була дип. Сез моның белән килешәсезме? 

- Сүз дә юк, заман шундыйрак. Нәрсәне акчага эшләп булмый, аны зур акчага эшләп була дигән сүз бар бит. Мин моның белән тулысынча килешеп бетә алмыйм. Бер нәрсә белән килешәм - теләсә кемне үк түгелдер, төс-кыяфәте бар икән, азмы-күпме җырлый белә икән, бу кешене танытырга мөмкин. Ләкин әйтәләр бит, җырлаучылар бар, җырчылар аз дип. Ул кешедән тулы мәгънәсендә җырчы һәм шәхес ясап булмый акча белән генә. Кыска гына вакыт эчендә аны билгеле ясап була, “әйе, бу - җырчы” дип әйтеп була, сәхнәләргә чакырып була, тик халык күңеленә барып җитеп булмаска мөмкин. Анысын акча белән сатып алып булмый. 

“Иҗатымдагы иң матур җырлар 1990 еллар азагында булган” 

- Ә сез үзегезнең иҗатыгыз өчен алтын чор дип кайсы чорны атар идегез? 

- Кызык төшенчә әле бу - алтын чор... Әлбәттә, һәрбер җырчы алтын чор булуын телидер дә, алай булмыйдыр инде. Күтәрелгән вакытлар була, берникадәр тигез генә, стабиль рәвештә генә барулар, төшеп-төшеп киткән вакытлар да була, бәлки, алар да кирәктер. 

Үзем өчен, әлбәттә, беренче вакытлар кадерле. Аларны алтын чор дип атап булыр микән? Аларны эйфория вакыты дип әйтер идем мин хәтта. Мин үзем дә берникадәр әзер дә түгел идем ул хәтле танылуга, ул хәтле игътибарга, ул кадәр халыкның концерт залларында шыгрым тулы булуларына, шулкадәр күп концертларга. Шуны аңлар өчен күпмедер вакыт кирәк булды. Җаваплылыкны ныклап кулга алып, үз өстемдә күп кенә эшләр өчен вакыт кирәк иде.

Бу башлангыч чорларны мин шундый эйфория вакыты дип әйтер идем. Ә чын-чынлап, ныклап аңлап, тәмләп дип әйтим микән, иҗатташ дуслар белән аралашып, фикердәшләрне табып, иҗатташларны табып, ныклап эшли башлаулар, ул – 1990 еллар азагы һәм 2000 елларның башы дип уйлыйм. Әле артка әйләнеп карыйм да, бик күп матур җырлар, хитлар, яңа-яңа программалар, матур-матур альбомнар шул вакытта булган икән.


 Айдар Галимовның ни өчен соңгы елларда хитлары юк? 

- Ни өчендер Сезнең соңгы елларда хит булырлык җырларыгыз юк. Ул нәрсә белән бәйле? 

- Сәбәпләре төрледер. Аңлыйм сүзегезне һәм берникадәр килешәм, берникадәр килешмим. Хит барлыкка килү үзе бер язмыш кебек инде ул. Бүген тотып бер хит язам да, иртәгә ул хит булып китәчәк дип әйтеп булмый. Еш кына ялгышасың. Уйлыйсың - бу җыр хит булырга тиеш, ә ул хит булмый. Бу җыр бик игътибарга лаек та түгел кебек, ә ул кинәт кенә халык тарафыннан игътибар яулый.

Мин әйттем эстраданың шундый хәле турында, мин дә шул эстраданың эчендә бит инде. Соңгы елларда тизлекләр артты, чабабыз, йөгерәбез, йөгергән арада гына җырлап өлгерәбез, өлгерсәк өлгерәбез, өлгермәсәк юк. Менә андый вакытта хитлар бик килеп чыга алмый инде. Хитлар килеп чыксын өчен, әле бигрәк тә бүгенге заманда тирәнтен, ничектер ныклап эшләргә кирәк. Туктап, башка эшләрне читкә куеп, эшләргә кирәк. 

Нинди җырлар хитка әйләнә?

Шуннан тагын бер нәрсә бар. Элек мәгълүмат кыры кечкенә иде. Хәзер ул гаять зур, гаять киң. Җырчылар күп, җырлар күп, җыр язучылар күп, радио, телевидениеләр, клиплар күп. Бу кырда инде синең бер җырың килеп чыгып һәм игътибарны яулар өчен ул ай-яй нинди җыр булырга тиеш икән!? «Тыңлачы сангдугач» формасындарак җыр булырга тиеш ул. Илдар абый Юзеевның сүзләре - нинди тирән мәгънәле. Безнең бит районда яшәп иҗат итүче композитор Рәис Ханнанов көе. Бүген хит булырлык җырлар – шулар. Хитның бөтен нәрсәсе дә туры килергә тиеш - мәгънәле сүзләр, үзәкләргә үтә торган көй, аранжировка һәм башкаручысы, әлбәттә.

Тагын бер генә мәсьәләне әйтәм. Безнең кайбер җырлар вакыт уза-уза гына килеп чыга. Мин инде кайвакыт өметләнеп куям – бәлки, бүген аңлашылып бетмәгән җырлар күпмедер вакыт үткәннән соң тамашачыларның күңеленә барып җитәр? Әлбәттә, бу инде туктарга һәм тынычланырга дигән сүз түгел. Интервьюларда да еш кына әйткәнем бар - бөек футболист Олег Блахим: «Гол который я ёще не забил» дип әйтә иде, минем әле матур итеп керткән голым алда торсын дигән формада. Минем дә әле җырланмаган җырларым бар һәм ниндидер хитларым булыр, һичшиксез, бер дә икеләнмим. 

Айдар Галимовның ни өчен өчен шәхси Инстаграмы юк? 

- Хәзер бит инде бөтен яшьләр социаль челтәрләрдә утыра. Сез үзегез бер генә социаль челтәрдә дә юк. Сайтыгызга да шул турыда язып куйгансыз. Бу нәрсә белән бәйле? Хәзер бит бөтен кеше инстаграм, вконтактеда бөтен кеше утыра . Ә сез үзегез теләп укучыдан читләшәсез кебек. Хәзер кайбер җырчыларның 100 мең язылучылары бар, ә сез социаль челтәрләрдә юк. 

- Без социаль челтәрләрдә бик иртә барлыкка килдек. Беренче булып без студиянең һәм үземнең рәсми сайтыбызны ачкан идек. Шуннан Вконтактеда төркем булды, сайт аша аралашулар барды. Соңгы вакытта Инстаграмда да ниндидер группа ачылды... Икенче яктан караганда мин элеккеге формация кешесе түгел микән үзем? Мин күңелем белән бу инстаграмда утыра торган кеше түгел шикелле. Минем тормышның бу ягында утырасым килә, социаль челтәрләргә, экран аша теге ягына кереп китәсем килми. Беләм ул кирәк икәнен, ул минем эштә дә зур ярдәм күрсәтәчәген беләм. Күп лайклар һәм зур аудитория җыярга мөмкин, концертларга кешеләрне чакыру мөмкинчелеге туарга мөмкин, тик ни өчендер мин бүген шунда-шунда барам, мин монда, мин бу кеше белән дип язуны... нишләптер күңелем кабул итми. Әлегә тиклем. Дөрестерме, түгелдерме. Дөрес түгелдер бәлки, тик күңел кабул итмәгән әйберне ясалма рәвештә эшләү шулай ук дөрес түгелдер дип уйлыйм. Шунысын гына әйтәсем килә - үзем Инстаграмда утырмаудан, мин анда бик аз дип әйтмәс идем. Күп җирләрдә үземнең утыру да кирәкми. Кайда булсам да, Инстаграмда үзем килеп чыгам, шунысы отышлы дип әйтер идем. Ә үзең тотып үзеңне күрсәтеп кую түгел. 

- Мин кафеда моны ашыйм дип куюны күңелегез тартмый? 

- Әйе - мин кафеда, мин ваннада, мин саунада утырам... мин бик аңлап бетермим. Бүген иртән мин чәй эчәм, сезгә дә шул чәйне тәкъдим итәм, дип. Инстаграмны башка төрле дә алып барып буладыр, әйтәм бит, безнең очракта, безнеңчә булсын - Инстаграмда мин бар, аны мин алып бармыйм, аны минем хезмәткәрләрем алып бара. Эшләп карыйк әле, ничегрәк булыр. 


“Барыбер татар телендә, үзебезнең туган телдә дип, мәгънәсез сүзләр сөйләргә кирәкми” 

- Татар эстрадасы турында сүз чыкканда шуны телгә алмый калып булмый. Соңгы елларда - 1990-2000 нче елларда матбугат чаралары азайды, аеруча чит төбәкләрдә аз укый башладылар. Эстрада татар телен, туган телне саклап калучы өлкәләрнең берсе булып калды. Кеше укымаска мөмкин, ләкин ул җырчының концертына килә. Сез эстраданың туган телне саклаудагы ролен ничек бәяләр идегез? Сезнең фикерегезчә мин арттырып әйтәмме, әллә дөрестән дә шулаймы ул?

- Миңа калса, хәзерге заманда арттырмыйсың. Мин бу очракта эстраданың ролен киметә алмыйм. Уйлап карагыз - бүгенге көндә эстрада һәм эстрада җырчылары халыкны туплый алучы бер юнәлеш. Милләтне чакыра алучы һәм төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә җырларын туган телендә җиткерә ала зур гына катлам. Нишлисең бит, заман шундый - чынлап та китапларны бик укымыйбыз, китапханәләрдә кешеләр шыгрым тулы дип әйтә алмыйм. Бу вакытта эстраданың ролен арткы планга куярга ярамый. 

Икенче мәсьәлә - нинди дәрәҗәдә без аны җиткерәбез? Бу турыда уйларга кирәк, әлбәттә. Халык алдында, җитмәсә, үзебезнең туган телебездә “барыбер татар телендә, үзебезнең туган телдә бит” дип теләсә нәрсә, мәгънәсез сүзләр сөйли башласак, бу инде безне бизәмәс. Шуңа, эстраданың роле зур, ә аның сыйфаты турында уйланырга кирәк, чөнки бу зур җаваплылык. 

Монда тагын бер нәрсә отышлы булыр иде. Элекке замандагы кебек безнең язучылар, шагыйрьләр эстрада белән берлектә, җырчылар белән берлектә телебезне пропагандалау, телебезне халыкка җиткерү эшен отышлы башкара алыр иде. Бергәләбрәк эшләсәк! Шигырьләр, җырлар язып кына түгел, ә уртак ниндидер чаралар, концертлар үткәреп. Бу яктан аерып әйтер идем - Роберт абый Миңнуллинның еш кына безнең чараларда бергә булганы бар. Эстраданы Роберт абый еш кына тәнкыйтьләп тә куя, дөрес тәнкыйтьли. Шул ук вакытта ул эстраданың ролен дә, миңа калса, аңлый һәм күрә. Поэзия, шигърият һәм җыр бергә үрелеп бер концертта, бер сәхнәдә барганда бик отышлы. Шуларны практикага кертергә кирәк.

 “Эстрада өлкәсендәге “эксперт советы” турында: Иң зур эксперт - тамашачы”

- Татарстан Президенты да эстрада өлкәсенә тәртип кертү кирәклеген әйтте. Татарстанда эксперт-консультатив совет төзү кирәклеге турында сүз бара. Ничек уйлыйсыз, эстраданы ничек тә булса контрольдә тоту кирәкме һәм мөмкинме? Хәтта хәзер шундый тәкъдимнәр әйтелә - концертларга лицензия кирәк, диләр. 

- Мин мөмкинме дигәненә игътибар итәр идем. Мөмкинме соң, беренчедән, эстраданы бер калыпка салу? Эстрада җырчылары, төркемнәре, театрлары, студияләр - алар бит күбесе шәхси. Билгеле, бу алар бөтенләй дәүләткә буйсынмый дигәнне аңлатмый.

Шулай да миңа “консультатив” сүзе ошады. Әгәр дә шундый совет бар икән, ул ниндидер җәза бирү органы булмастыр бит инде. Моны ябып куябыз, сине җырлатмыйбыз, ә сине кертмибез булса, дөрес булмаячак.

Иң зур эксперт һәм иң зур совет ул, әлбәттә, тамашачы. Тамашачы барыбер үз сүзен әйтә - концертларга килеп тә, килмичә дә. Ә инде дәүләт тарафыннан ниндидер контроль булырга тиеш икән, тагын бер тапкыр басым ясап әйтәм инде ул консультатив, киңәш бирергә, юнәлтеп җибәрергә тиеш. Шелтәләп, ябып, кертмичә түгел. Шул консультатив орган буларак, бәлки, ул үзенең ролен үти алыр иде.

Тик шулай да мин аны күз алдына бик китерә алмыйм. Нинди булырга тиеш ул? Кемнәр булырга тиеш анда? Һәм нинди вәкаләтләр булырга тиеш ул советта? Бу бәхәслерәк бер мәсьәлә дип әйтер идем. 

Элвин Грей турында: “Шундый яшьләр бүген безнең. Шундый дәрәҗәдә без” 

- Тамашачы бәяли дисез. Тамашачы яраткан Элвин Грей меңләгән кешелек стадионнар җыя. Ә кемдер аның турында сүз барган “татарча болай җырларга ярамый” ди. Бөтен әйберне тамашачы кулына тапшырабыз икән, димәк, ул җырларга лаек булып чыга. 

- Беренчедән, Элвин Грей - безнең замана баласы, ул - безнең продукт дип әйтим микән. Безнең балалар, кызлар-малайлар яшендәге шәһәрдән чыккан малайларның берсе ул. Шундый яшьләр бүген безнең. Шундый дәрәҗәдә без бүген. Шулай җырлыйбыз без, шулай җыелабыз без, шулай тыңлыйбыз. 

Әгәр яхшы ягын карасаң, шул баягы сорауга әйләнеп кайтабыз инде, шул ук татар-башкорт телен стадионнарда башкача ничек без пропагандалый алабыз? Бүген Элвин Грей аша, менә шулай. Шуңа күрә без күрик, таныйк, кабул итик һәм моннан яхшы якларын карыйк. Шуңа күрә мин тотып кына “шулай җырларга ярамый, болай сөйләргә ярамый” дип әйтмәс идем. Уңай ягын карыйм. 

Ә инде икенче яктан - бәяләүне тамашачыга гына калдырсак, дөрес булмас шул. Монда инде сыйфат, тарих, зәвык, мәгънә, чама турында да сүз барыр. Болар да барысы да булырга тиеш. Моның өчен нишлибез? Консультатив совет барлыкка китерәбез дә, Элвин Грейны шунда чакыртабыз. Белмим, бу әлегә ниндидер бер йомык түгәрәк кебек... 

“Үзгәреш җиле” турында – “Режиссерлар, музыкантлар, продюсерлар арасында татар-башкорт фамилияләрен күрмәдем” 

- Сез «Үзгәреш җиле» проектын карадыгызмы, концертларын, ошадымы ул сезгә? 

- Әйтәсез бит эстраданың үсеше дип. Миңа соңгы вакытта ошый - төрле мөмкинчелекләр барлыкка килде, радио, телевидение, төрле фестивальләр, төрле юнәлешләр. Менә шулай булырга тиеш. Дөреслек шул бәхәсләр аша гына туа. Дөреслек ул чагыштырганда гына туа. Шул ук «Татар җыры» фестивале булсын, шул ук «Татар моңы» булсын, «Милли премия» булсын. «Үзгәреш җиле» үзенә бер ниндидер юнәлеш булды. Сүз дә юк, андый җилләр кирәк. Мин шунысын да әйтер идем әле - бу мактануга да кермәсен, үзең турында сөйләүгә дә кермәсен. Мин үзем һәрвакыт үзгәреш җиле яклы булдым. 2000 еллар башында ук тырыштым - ниндидер балет куелышлары да керсен, режиссура ягыннан да, режиссерлар, балетмейстерлар белән дә эшләргә тырыштым. Коллектив җыярга тырыштым, тик мин үзем тырыштым. Дуслар, дәүләт ярдәмендә түгел, дәүләт финанславы булса, бәлки, тагын да отышлырак эшләп булыр иде. Мин ул заман турында сөйлим.

Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан шундый идея, проект барлыкка килгән икән, бу да начар түгел. Мин “Үзгәреш җилен” тулысынча күзәтеп бардым дип әйтә алмыйм. Ә телевизор аша күрсәтеп барган җирләрдә шактый матур, стильле генә башка җилләр искәне күренә дип әйтмәкче булам. Тик шушы үзгәреш әлеге дә баягы, режиссерлар, постановщиклар, музыкантлар арасында безнең татар җыры икенче планда калмасын иде. Шунысы куркыта. Безнеке генә булган миллилек, хис, күңел тирәнлеге, тарихи моң, әби-балаларыбыз авазы, шулар артында йомылып калыр кебек.

Казан урамнарында үтеп барганда афишаны карадым. Анда катнашучыларны, яшьләрне, коллегаларымны күрдем дә, алар өчен шатландым. Чөнки зур сәхнә ул зур мөмкинчелек, үзеңне күрсәтү мөмкинлеге дип уйлыйм. Шулай да режиссерлар, музыкантлар, продюсерлар арасында татар-башкорт фамилияләрен күрмәдем. Шунысы мине берникадәр борчуга салды. Чит режиссерлар дәүләт тарафыннан игътибар, финанс булганда, килерләр. Ниндидер җилләр алып килерләр, ә киләчәкне бит әле дәвам итәргә кирәк. Анда нишләрбез икән? 


Айдар Галимов кызларының татарча белүе турында: “Уфа каласы матур кала, сүз дә юк, ләкин балаларыбызга русчарак мохиттә үсәргә туры килде” 

- Шәхси сорау бирим әле. Сезнең кызларыгыз татарча сөйләшәме? 

- Шәхси сорау өчен дә рәхмәт. Кызларым татарча сөйләшә, кызганычка каршы, әдәби итеп, тирәнтен сөйләшә дип мактана алмыйм. Әби-бабайлары янына кайткалап йөргән олы кызым, яхшырак сөйләшә. Кызганыч, төрле сәбәпләр аркасында бик еш кайтырга туры килмәде. Анысы да сизеләдер. Уфа каласы матур кала, сүз дә юк, ләкин Уфада безнең балаларыбызга русчарак мохиттә үсәргә туры килде. Урамда, мәктәптә рус балалары белән. Башка мәктәпкә бирергә мөмкинчелек булмады, кызганыч. Шуңа күрә дә безнең балаларга шушы зур йогынты ясалды. 

Әлбәттә, гаиләнең роле зур дип әйтәләр. Аның белән дә килешәм. Гаиләдә тырыштым, һәрвакыт тырыштым, тырыштык. Әниләре белән дә тырышабыз, бүген дә тырышабыз. Инде оныгыбыз – Сафиябезне сөйләштерергә тырышабыз. Алар инде Мәскәүдә яши. Аларга нишләргә? Нинди мохиттә яшәргә? Кемнәр белән аралашырга? Аралашмыйча гына кыенрак шул... 

Балаларны татарчага ничек өйрәтергә? “Татарча белмәсәң, ач каласың” 

Бер мисал китерер идем. 1996 елда беренче тапкыр Финляндиягә бардык. Фин татарлары белән машинада китеп барабыз. Бездә бит әле ул вакытта кәрәзле телефоннар юк. Чыңгыз абый белән NOKIA заводы кырыннан үтеп киттек, шунда гына аңладым беренче кәрәзле телефоннар, нокияларны. Чыңгыз абыйга финнар шалтыратса, финча сөйләшә, шведлар шалтыратса, шведча сөйләшә, инглизләр шалтыратса, инглизчә сөйләшә. Берәр милләттәшебез - татар кешесе булса, бары тик татарча гына сөйләшә. Менә бер мисал. Шулай булырга тиеш тә бит һәрберебез дә. 

Икенче бер мисал. Америка татарларыннан бер яшь кенә егет килде. Шунда туган, шунда үскән. Мин аңа хәйран калып сорау бирдем: «Ничек син болай үз телеңне шулхәтле өйрәндең, син бит мәктәптә укымадың, инглизләр арасында үстең бит?» - дим. «Минем бабай бик усал иде. Өстәл артына утырганда да, әгәр татарча сөйләшмәсәң, ашарга да китерми, чәнечкене дә бирми иде. Ач каласың килмәсә, татар телендә сөйләшергә кирәк иде», - дип әйтеп куйды. Менә бу да бер алым. Гаиләнең үз традицияләре булырга тиеш. Алар ата-бабаларыннан килә, безгә дә күчкән. Без шуны тапшыра алдык микән дигән сорау мине борчый, әлбәттә. Киләчәктә төзәтергә тырышырга кирәк булыр. Ә шулай да, кабатлап әйтәм, Айгизә кызымның татарча җырлавына да шатланам, Гүзәл кызымның оныгым Сафияне татарча өйрәтергә тырышуына да шатланам. 

- Милләтне, телне гаилә традицияләре белән саклап була инде алайса? 

- Әлбәттә, гаилә традицияләре зур нәрсә. Мин мәктәпне читкә куймыйм. Әлбәттә, татар теле, татар әдәбияты дәресләре булмаса, әдәби китаплар укымасак, әдәби телдә сөйләшмәсәк, аралашмасак, ай-һай. Көнкүреш дәрәҗәдә генә сөйләшеп телне саклап калып булмаячак. Бу проблеманы күзгә карап әйтергә кирәк. Мин аның өчен бик борчылам. 


Ни өчен татар эстрадасы җырчылары арасында Башкортстан вәкилләре күп? 

- Бу сүз еш әйтелә. Ни өчен татар эстрадасында, аеруча 1990 елларда, бик күп җырчылар Башкортстаннан иде? Хәзер исә башкарак тенденция - Башкортстандагы татар җырчыларын бар, аларны Татарстанда бик үк белеп тә бетермиләр. Нигә шулай? 

- Элек күчеп килүләре ул хәзер тарих инде. Чаллы да, Казан да, Татарстан да тарткандыр. Үз җырыңны үстерү өчен, бәлки, Башкорстанда андый мөмкинчелекләр булмагандыр. Бүген Башкортстанда татар җырчылары монда күчмичә дә уңышлы гына эшли ала. Тырышып эшләгән егетләрне, кызларны беләм. Мин моны беренче чиратта аудиториянең барлыгы белән бәйләр идем. Башкортстанда да татар җырын тыңлаучы гаять зур катлам аудитория бар. Монда күченеп килмәү сәбәбе, бәлки, мондагы базарда җырчыларның болай да күп булуыннандыр. Монда үз урыныңны табу, бигрәк тә читтән килгән яшьләргә бик авыр. Хәтта алар теләкләре булса да килә алмыйлардыр. Тагын бер нәрсә бар - соңгы арада ике арадагы чикләр ничектер алып ташланды. Уфада яшәп тә Казанга килеп фестивальләрдә, телевидениедә, концертларда катнашырга, Татарстан буйлап йөрергә мөмкин. Аның өчен Казанга күчәргә димәгән. 

“Җырлар әти-әнисез булырга тиеш түгел” 

- Элегрәк вакытларда без җырчыларны тыңлаганда авторларын белә идек. Хәзер җырлар төссезгә әйләнде. Җырчы үзе дә «бу минем җырым» дип әйтә, гәрчә аның шагыйре, композиторы башка кеше. Элек бит без белә идек җырны - шигырен Наҗар Нәҗми язган, композиторы - Рим Хәсәнов. Бу нәрсә белән бәйле? 

- Тагын икегә бүләбез инде. Берсе - ниндидер рәсми концертлар, фестивальләр, икенчесе театральләштерелгән ниндидер эстрада концерты. Мин атамаска кирәк дип әйтмим. Җырны бит дөньяга тудырган авторлары бар. Алар хәтта беренче чиратта булырга тиеш, аларсыз бу җыр булмас иде. Мин җыр авторларына шулай ук игътибар итәм - телевидениедә дә кайбер клипларны күрсәткәндә җырчыны, җырның исемен генә язып куялар. Авторларын язмыйлар, бу дөрес түгелдер дип уйлыйм мин. 

Без шундый заманда тәрбияләнеп үстек - иртәнге концертларда да бит хәтта авторларын әйтәләр иде, шуның сүзләре, шуның көе, башкара шул-шул дип. Ул матуррак, күңелгә якынрак иде, сүз дә юк. Мин авторларны беркайчан да икенче планга калдырырга тырышмадым. Шулай да театральләштерелгән, режиссерлар эшләгән кайбер концертларда туктап һәрбер җырның исемен, авторларын атый башласаң, концерт сүрелә һәм сюжет югала. Шуңа без аны авторларны экранга чыгарырга тырышабыз. Һәм инде программалар эшләгәндә чыгарабыз.

Мин килешәм - җырлар әтисез-әнисез булырга тиеш түгел. Җырчы гына җырны барлыкка китерми. Җыр авторларының исем-фамилияләре үз урынында булырга тиешлеге белән килешәм. Әгәр кайвакыт минем яктан шулай булмаган икән, гафу үтенәм. 


“Рим Хәсәнов музыкасы, Наҗар Нәҗми шигыре” 

- Без Сезнең белән Наҗар Нәҗминең 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә сөйләшәбез, 5 февральдә аның 100 еллыгы булды, зур чаралар узды. Сез аның күп кенә җырларын җырлаган кеше буларак, шагыйрь турында фикерегезне беләсе килгән иде. «Кышкы романс», Өфө юкәләре», башка җырлар турында. 

- Наҗар агайны исән чакта беләм, шуның белән бәхетле мин. Шундый олы әдипләребезнең февраль аенда тууын аерым сызык астына аласы килә. Февральдә Наҗар Нәҗми туган, февральдә Әнгам Атнабаев туган, бәлки, кемнедер онытамдыр. Мин инде Муса Җәлилләр, Илһам Шакировлар турында әйтеп тә тормыйм.

Наҗар Нәҗми ул инде безнең йөрәктә - җырлары белән дә, кешелек сыйфатлары белән дә. Мин аны исән чагында белеп, аралашкан кешеләрнең берсе. Без мәктәптә һәрвакыт аның җырларын, олылар репертуарында җырлана торган җырларын җырлый, тыңлый идек. “Рим Хәсәнов музыкасы, Наҗар Нәҗми шигыре” дип әйтә торган идек сәхнәгә чыкканда да. Кайвакыт кайбер җырларның авторларын белмәсәк тә, шулай дип өстәп куя идек әле. Чөнки яхшы җыр булса, кеше барыбер ышаныр иде. Ул заманда бары тик аларның җырлары гына яңгыраган кебек. Шундый заманда үстек без. Ул шуның белән дә тарихка кереп калган шәхесләребезнең берсе.

Аның туган яклары - Дүртөйле якларында күптән түгел булдым. Аңа булган мөнәсәбәт, аңа булган мәхәббәт зур. Кеше китә – җыры кала дигән кебек. Шуңа мин, мөмкинлектән файдаланып, Наҗар Нәҗми безнең арада булмаса да, аны 100 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Бөек шәхесләр алар эзсез югалмый, алар кала. Алар безнең йөрәкләрдә, җырларда, шигырьләрдә, китапларда кала. 


“Табыннарда шигырь түгел, җырларга да урын калмады, ә Әнгам Атнабаевның шигырьләре яңгырый” 

- Сез Әнгам Атнабаевны телгә алдыгыз, аның да бит юбилее булачак, аның турында да хатирәләрегез бармы? 

- Әнгам агай ул үзе аерым бер тарих инде. Аны инде күпләр беләләр. Концерт программаларын төзегәндә дә еш кына мин Әнгам Атнабаевның иҗатына мөрәҗәгать иттем, итәм һәм итәчәкмен. Үзем белән куен дәфтәре кебек Әнгам абыйның «Атнабай» дигән китабы гастрольләрдә йөри. Шуңардан минем аңа булган мөнәсәбәтне белеп була.

Без Әнгам абый белән бер көнне – 23 февральдә туганбыз. Шунысы белән дә ул миңа якын, кадерле. Һәм, әлбәттә, бу тормышта, ул исән чагында аның белән аралашып, аны күреп калуым белән бәхетлемен. Чынлап та аның турында киләчәк буыннарга сөйли алуым белән. Мин аның шигырьләрен төрле җирләрдә белүләренә, яттан сөйләүләренә шатланам һәм горурмын. Табыннарда шигырьләр сөйләнми, еш кына җырларга да урын калмады хәзер, ә Әнгам Атнабаевның шигырьләре хәтта табыннарда еш кына яңгырый. Гади генә эшчеләр, тамашачылар тарафыннан яңгырый ул шигырьләр. 

Әнгам Атнабаев җырларының тарихын үзе сөйләгәнен ишеткәнем бар. Үз шигырьләрен ул шултиклем йөрәгеннән чыгып сөйли торган иде. Бу - феномен, феноменаль бер күренеш. Әнгам Атнабаевның шигырьләре ничәнче елны язылса да, алар бүген дә актуаль, мин шуңа шаккатам! Ниндидер проблемалар күтәрелгән 50нче елларда, шул проблемалар һаман бар икән, бүгенгә дә туры килә шушы шигырь. 60нчы елныкылар да, 70, 80, 90 елларныкы да. Ул булсын икътисад, сәясәт, милли мәсьәләләр булсын - Әнгам Атнабаевның шундый зирәк, шундый гениаль булуына минем исем-акылым китә. 

- Берәр шигырен укып та китә алмыйсызмы? 

- Ай, рәхәтләнеп! Иҗатыма 15 еллыкта аның шигырьләренә тулы бер программаны багышладым. Бер программада аның аэропорт турындагы шигыре бик урынлы булды шикелле, йөрәккә үтеп керә иде һәм шушы шигырь өчен күп рәхмәт сүзләре ишеттем. Хәзер мин Әнгам Атнабаевның бер шигырен искә төшерер идем, «Бу кешегә һәрчак нидер җитми» дигән шигыре. Уйлап карасаң, шулхәтле дөрес, кешеләр, безнең һәрберебез турындагы шигырь.

Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта – аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта – ат җитми,
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми…

Күк җитми…

Бу кешегә ифрат күп җитми.

Шул кешегә ләкин кайчагында,
Башларына кайгы төшепме,
Бинахакка кайгы күтәрепме,
Гамьсезлектән җаны өшепме,
Ап-акны да кап-карага буяп,
Матурны да ямьсез күргәндә,
Якты дөнья белән бәхилләшеп,
Һәлакәтен эзләп йөргәндә, –
Шул юлыннан тартып алыр өчен,
Бу кешегә ифрат аз җитә:
Бер җылы сүз –
Күңел эретерлек наз җитә.

Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: "Бер елдан соң тагын ныграк аңларбыз әле кемне югалтканыбызны" 

- Сезгә бу сорауны бирмичә кала алмыйм. Әле генә без шундый бөек шәхесләр турында сөйләштек. Былтыр без бөек җырчыбыз – Хәния Фәрхине югалттык, ул мәгълүматны сез ничек кабул иттегез һәм аның эстрадада урынын ничек бәяләр идегез?

- Әлеге дә баягы Әнгам Атнабаевның якташы бит Хәния Фәрхи, шуны әйтик әле. Әнгам аганың бер шигыре бар, “үземнең бөеклегемне каян белер идем, әгәр үлеп китмәсәм төшемдә”. Төшемдә үлеп киткәнмен ди, ул шигырьдә. Без бүген Хәниянең кем икәне турында, аның нинди урын алып торганын бүген генә аңлый башладык шикелле. Әле ел үтмәгән, икенче көнне аңлый башладык, икенче айда. Бер елдан соң тагын ныграк аңларбыз әле кемне югалтканыбызны.

Дөресен әйткәндә, мин һаман ышанып бетә алмыйм. Инде ышанырга да вакыт. Һаман Казан урамнарында килеп чыгар күк. Сәхнәләрдә килеп чыгар кебек, залда утырыр кебек, шалтыратыр кебек.

Тагын бер күренеш - Хәниянең элек ишетмәгән җырларын ишетә башладым. Аның бит без бөтенләй белмәгән җырлары булган икән. Без һәрвакыт популяр җырлар дибез, һәрвакыт хитлар турында сүз алып барабыз һәм шуңа күрә кайбер җырчыларның 3-4 җырын гына беләбез, ә калганнарына игътибар да итмибез. Менә хәзер ул булмагач, аның җырлары бөтенләй башкача яңгырый икән. Аның мәгънәсе шулай икән дибез, ә ул исән булганда ни өчен без аны аңламадык икән дигән сорау туа.

Хәния Фәрхинең дуслар, тормыш, үткәннәр, киләчәк, бәхет турында искиткеч җырлары бар һәм алар башкача яңгырый. Алар хәзер васыять кебек тә, киңәш кебек тә, кемгәдер тәнкыйть кебек тә яңгырый - акылыгызга килегез дигән кебек тә ишетелә кайбер җырлары.

Мин Хәнияне югалтуны бик авыр кичердем, кичерәм һәм алдагы гомеремдә, алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә, ул эшләмәгән эшләрне, ул үтмәгән юлларны, ул табып өлгермәгән тамашачыларны, табарга язсын. Җырларым, эшчәнлегем белән аның исемен тагын да кабатларга һәм аның уйларын, теләкләрен, аның образын, эшчәнлеген, аның исемен югалтмас өчен ниндидер роль уйныйсы килә.

Мин аны озатканда шушы сүзләремне әйттем: «Хәния, син җырламаган җырларны, син эшләмәгән эшләрне, син үтмәгән юлларны әле үтәсе бар. Үзебез өчен генә түгел, синең өчен дә үтәсе бар». Шул сүзгә тугры калырга язсын дип тә әйтәм. 


“Вәсилә Фәттахова – күңелдәге аерым бер яра” 

- Ике ел элек без тагын бер зур югалту кичергән идек. Вәсилә Фәттахованың вафатына ике ел булды. Ул иҗади эшчәнлеген Сезнең белән башлап җибәргән иде. Ничек уйлыйсыз, халык аны танып өлгердеме, үз тамашачысын табып өлгердеме ул? 

- Ходай Тәгалә аз гомер биргәндер инде безнең Вәсиләбезгә. Ходай үзе генә белә, без бернәрсә дә әйтә алмыйбыз бу турыда, ә өлгердеме-юкмы икәнен анысын инде халык әйтә. Аны инде халык бүген дә әйтә. Бүген дә тыңлый халык, шул җырларны бүген дә сорый, бүген дә халык аны ярата.

Вәсилә инде ул аерым бер яра. Күңелдәге, йөрәктәге, күз алдында үскән бала, күз алдында җырчы булган, күз алдында үзенең аудиториясен барлыкка китергән бала. Студияләрдә бергә эшләгән, җырлар яздырган чаклар, бергә гастрольләргә, концертларга чыгулар, бергә фикер алышулар, киңәш бирүләр, кайвакыт әрләүләр, тәнкыйтьләүләр. Кайвакыт усал итеп әйткән чаклар да булгандыр... Бик сирәк булса да, җитәкче буларак аңа ниндидер авыр сүз әйткән чаклар булгандыр, бәлки, гафу итсен. 

Ә Вәсилә безнең халык арасында үз урынын тапты. Репертуарында күп җыр дип тә әйтеп булмый, кыска гына гомер эчендә күп нәрсәне эшләп өлгергән икән. Ә күпме җырланмаган җырлар калган! Шунысы үкенечле. 

“Җырчыларның исән чакта кадерен белик: ярдәм итмәсәң дә, комачауламаска кирәк” 

- Былтыр татар дөньясында югалтулар күп булды. Җырчының кадерен исән чагында белергә кирәк дигән сүзләр әйтелде. Җырчының исән чакта ничек кадерен белеп була сезнеңчә? 

- Авыр сүзләр әйтмәскәдер. Атнабаев шигырендәге кебек - җылы сүзне дә жәлләмәскәдер, мактап та җибәрергә, кул да чабарга, чәчәкләр дә күбрәк бирергә кирәктер. Мөмкинлек бирергә, комачауламаска. Кайвакыт ярдәм итмәсәң дә, комачауламаска кирәктер. Җырчының, иҗат кешесенең күңеле ирекле булырга тиеш. Аны ниндидер кысаларга кертергә тырышырга кирәкми. Ниндидер объектив булмаган тәнкыйтьләр булырга тиеш түгелдер дим. Кайвакыт бит тамашачылар, журналистлар иҗатын беләме-юкмы, күзәтеп барганмы-юкмы тиз генә тәнкыйтьләргә, ничектер тиеп алырга тырыша. Нишлисең, иҗат кешесенең язмышы инде ул. Кабатлап әйтәм. Күрәсез икән - ниндидер киләчәге, өмете бар бу җырчының, бу егетнең, бу кызның, бу яшь кешенең, ярдәм итәргә кирәк. Юл күрсәтергә жәлләмәскә кирәк. Ул еш кына мохтаҗ була. Иҗат кешесенә бу тормышта авыррак, бигрәк тә әлеге заманда. Менә шуны онытмаска кирәк. 

Традицион сорау – "Киләчәккә планнарыгыз нинди?"

- Сезгә иң күп бирелгән сорауны да бирим инде. Якын арада нәрсә планлаштырасыз, сездән нинди хитлар көтәргә? Безне нинди иҗатыгыз белән куандырырсыз икән? 

- Бу инде традицион сорау. Интервьюдан соң яшьләр алдында чыгыш ясыйсым бар, төнге клубта. Бу минем өчен бик кызыклы эксперимент. Яшьләр белерләрме, алар җырларны хәтерлиләрме - шул кызыклы. Исемне беләләрдер, үземне таныйлармы? Еллар бит үтә барыбер...

Ничек кенә авыр, конкуренция зур булмасын гастрольләрне туктатмаска иде. Студиядә генә, үзеңдә генә иҗат итеп яшәү анысы бер, тамашачы белән араны өзмәскә кирәк. Күзгә-күз карашып җырлаудан, күзгә-күз карашып иҗат итүдән дә зурысы юк.

Студия эше шулай ук катлаулы, бик күп кенә проектлар, җырлар булдыру юнәлешендә эшлибез. Кем белә, бәлки, алар арасында шул яңа хитлар да килеп чыгар дигән зур өметтә калам.

Шуннан яңа программа эшли башлаячакбыз, май аеннан соң. Ул программаның нинди юнәлештә булачагын үзем дә белеп бетеремим. Әлбәттә, ниндидер форматларны үзгәртергә туры килер. Гел генә бертөрле дә булып булмас, ә шулай да, бернигә дә карамастан, үз юлыңны югалтмаска иде. Үз-үзең булып кала алырга иде. Шундый планнар. 


Айдар Галимовка нинди сорауларны биргәннәре юк? 

- Җырчылар еш кына әйтә - журналистлар гел бертөрле сорау бирәләр, ә минем бүтән сорауларга җавап бирәсем килә иде дип. Сезнең шундый сорауларыгыз бармы - менә шушы сорауны бирсәләр, мин җавап биргән булыр идем дигән? 

- Юк, миңа калса. Бик тозсыз сораулар булганы юк. Әлбәттә, соңгы вакытта әллә инде үзебез читләшергә тырышабыз андый сораулардан. Бүген дә миңа бик кызыклы сораулар булды. Нинди сорауны... 

- ...сезгә биргәннәре юк һәм сез аңа нинди җавап бирер идегез?

- Ай, Ходаем, нинди генә сорауларны биргәннәре юктыр инде, ниндиләре калды икән?! Бөтен сораулар да бүген бирелеп бетмәсен, киләчәккә дә калсын иде. Аннан кызык булмый бит, бөтен сорауларны да биреп бетерсәләр. Бәлки киләчәккә калдырыйк микән. Уйларга кирәк, нәрсә турында сорасыннар иде, әйеме? Нәрсә турында сорасак... Алай сораганнары бар микән? Бу гадәти генә сорау кебек инде, элекке Айдар белән хәзерге Айдар арасында нинди аерма бар? Нәрсә элек ярдәм итте, нәрсә хәзер комачаулый дип сорасалар, мин җавап бирер идем.

Элекке Айдар белән хәзерге Айдарга нәрсә ярдәм итә һәм нәрсә комачаулый? - “Яшьлек дураклыгы”

- Мин сезгә шул сорауны бирәм. Элекке Айдарга нәрсә булышты һәм нәрсә комачаулады һәм хәзерге Айдарга нәрсә булыша һәм нәрсә комачаулый?

- Элекке Айдарга нәрсә комачаулады, нәрсә булышты? Комачаулады тәҗрибәсезлек, кайвакыт белем җитеп бетмәү. Комачаулады кайвакыт үзеңнең планнарыңны, концерт графикларын, гастрольләрне, концертларның күплеген-азлыгын дөрес итеп эшли белмәү. Нәрсә ярдәм итте? Хәйран калам, «юношеский максимализм» диләр бит, яшьлекнең бер дураклыгы дип тә әйтер идем инде. Әле артка әйләнеп карыйм да, ничек шулай булдыра алдым икән дип уйлыйм. Ничек мин бу залда чыгыш ясый алдым икән, ничек мин үземнең 30 яшьлек юбилеемны зур итеп үткәрдем икән дип уйлап куям. Ничек мин шул зур концертлар залында, Россия концерт залларында берничә тапкыр чыгыш ясый алдым икән дип тә уйлап куям. Шуннан ничек зур-зур Президентлар алдында басып тора алдым икән, яшь кенә килеш һәм каушамадым икән? Ничек бу тапшыруны, җырны, клипны, юлларны үттем икән дигән сорау туа да уйлап куям - шул яшьлек, егәрлек, кайвакыт хәтта дураклык дип тә әйтер идем. Шул ярдәм иткән икән.

Бүгенге көндә нәрсә ярдәм итә? Хәзер инде тәҗрибә, еллар дәвамында җыйган ниндидер «багаж» бар. Ниндидер танышлыклар, дуслар, киңәшләр, ялгыша-ялгыша килгән дөреслекләр.Нәрсә комачаулый? Шул яшьлектәге дураклык җитми. Нәрсәгә тотынсак та , әлеге тәҗрибә, әлеге акыл, зирәклек белән уйлый башлыйсың - болай итсәң, ничек булыр икән, дөрес булыр микән, дип уйлый башлыйсың да, еш кына шул эшкә тотынырга куркып торасың. Монысы бик комачаулый.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!


Галимов Айдар Гани улы - Башкортстанның (1995), Татарстанның (1996) атказанган артисты, Татарстанның (2008), Башкортстанның (2011) халык җырчысы.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100