Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алсу Фазлыева бәясен арттырса да, хыялындагы отельдә ял итәрлек акча эшли алмаган әле

Җырчы Алсу Фазлыеваның Дубайда тәүлеге 24 500 сумлык отельдә ял итүенең үзенчәлекләре ачыкланды.

news_top_970_100
Алсу Фазлыева бәясен арттырса да, хыялындагы отельдә ял итәрлек акча эшли алмаган әле
Кичә "Интертат" электрон газетасында Җырчы Алсу Фазлыева Дубайда тәүлеге 24 500 сум торган Rixos Premium отелендә ял итә икән дигән хәбәр чыкты. Бу хәбәрнең таралуына Алсу үзе сәбәпче булды, чөнки Инстаграмына урнаштырган Дубай фотосында ул үзен Rixos отелендә дип билгеләгән иде. 




Rixos отельләр челтәре дөньядагы иң кыйммәтле кунакханәләрдән санала. Бу отельләрнең статусы да, бәясе дә югары, шуңа анда ял итүне дөньякүләм танылган артистлар, билгеле сәясәтчеләр, спортчылар сайлый. Биредә патшаларча ял тәкъдим ителә. 


Алсу бик кыйммәтле отельдә ял итә икән дигән хәбәр социаль челтәрдә укучыларыбызны нык дулкынландырды. Берәүләр, журналистларга ишарәләп, "Сезнең Алсуда һәм аның акчасында ни эшегез бар?" дип язды, икенчеләр исә Алсу һәм Азат Фазлыевларның аена күпме акча эшләүләрен санарга кереште. "Яңа ел корпоративларында эшләүнең әҗере бу", - дигән фикергә килде укучылар. Чыннан да, яңа ел алды - артистлар өчен урак өсте, аларның бу көннәрдә күп акча эшләве һәркемгә мәгълүм. 

Хәбәр чыкканнан соң, "Интертат"ка үз дәгъвасын Алсу Фазлыева да белдерде. "Хәбәрдә безнең тамадалык бәясе 35 000 дип язылган, ул саннар искерде, 40 меңнән башлана дип язарга кирәк. Без аппаратураны яңарттык, тәҗрибәбез дә, осталыгыбыз да артты, һаман бер бәягә эшләп йөри алмыйбыз бит инде", - дип язып җибәрде ул безгә.

Ә отель бәясенә килгәндә... Баксаң, Алсу Дубайда бөтенләй башка отельдә ял итә икән! Rixos Premium отеле каршында ул фотога гына төшкән.

- Rixos отелендә ял итү - минем күптәнге хыялым. Ул күпләрнең хыялы, дияр идем. Ул бит бөтен дөньяга билгеле булган затлы бренд. Дубайда яр буеннан үтеп барганда, шушы отельне күрдем бит! Һәм шуның каршына басып, фотога төштем. Фотоны Инстаграмдагы битемә куйдым, - дип аңлатты Алсу Фазлыева.



Дубайда Алсу дус кызы белән ял итә. Тукталган кунакханәсе Rixos ук булмаса да, яхшы отель икән. Гарәп Әмирлекләрендә начар отельләр гомумән юк, монда начар әйберне тәкъдим дә итмиләр, дип саный җырчы. 

Алсуны үзеннән аерып, ял итәргә ире Азат җибәргән. "Без соңгы арада күп эшләдек. Бик нык арыдың, мин сиңа бүләк ясыйм, ял итеп кайт, дип җибәрде", - дип аңлатты Алсу.

"Интертат" укучыларына сәлам булсын дип, Алсу Дубайда төшкән фотоларын юллады. Хәзер анда 20 градус тирәсе җылы.









Исегезгә төшерәбез, җырчы пар Алсу һәм Азат Фазлыевларга акчалы гамәлләрен һәрдаим аңлатып торырга туры килә. Күптән түгел Азат биш меңлек купюра белән борын сөртеп дан казанды. 



Дөрес, соңыннан Азат Фазлыев борынын ялган купюра белән сөртүен әйтте. "Ул кадәр дәрәҗәдә баемадык әле. “Нормальный” кешеләр кебек, без дә кредитта яшибез. Бездән көнләшеп яшәгән кешеләргә эләктереп алырга яхшы булды инде бу”, - дип сөйләгән иде Азат Фазлыев Интертатка.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100