Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзгәреш җиле»: 25 җырчы һәм ике вокаль төркем - яңа яңгырашта

2017 елның 1, 2, 3 декабрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә икенче тапкыр «Yзгәреш җиле» татар җыры фестивале узачак.

news_top_970_100
«Үзгәреш җиле»: 25 җырчы һәм ике вокаль төркем - яңа яңгырашта
Фестивальне оештыру идеясе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Проектның төп максаты – татар җырларын дөнья аренасына алып чыгу, шулай ук Россия һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау. Фестиваль беренче тапкыр 2016 елның ноябрендә үткәрелде; аның нәтиҗәләре буенча фестивальне ел саен уздыру турында карар кабул ителде.

Быел проектта компетентлы жюри тарафыннан сайлап алынган 25 җырчы һәм 2 вокаль төркем катнашачак. Катнашучылар симфоджаз оркестрына кушылып татар телендә җырлар башкарачак. Сәхнәгә куючылар һәм сәнгать җитәкчеләре арасында Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы белгечләре бар. Проектның музыкаль җитәкчесе – музыкант, трубачы, бэнд-лидер һәм педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү). Проект өчен декорацияләр театр һәм концерт рәссамы Виктор Герасименко (Мәскәү) тарафыннан башкарылган. Режиссер-куючы – Юрий Александров (Санкт-Петербург). Костюмнар люкс ритейлеры – «VipGroup»* тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Концертта Сергей Мандриков (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Street Jazz»** балеты да катнаша.

Проектка әзерлек ел дәвамында бара. Фестивальдә катнашучы җырчылар белән вокал буенча педагоглар – Венера Ганиева, Ксения һәм Алексей Коробковлар (Мәскәү) эшли. Җәен беренче репетицияләр узды. Репетицияләрнең финал этабы 20 ноябрьдә башлана.

Тамашачыларны заманча яңгыраштагы яраткан җырлары белән күңелле очрашу көтә.

Концертка билетлар 2017 елның 1 октябрендә сатуга чыкты.

Мәгълүмати партнер – «ТАТМЕДИА» АҖ

Реклама, 12+
* - ВипГруп ** - Стрит Джаз

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100