Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар драматургларына үсмерләр темасы таныш түгел: мәсьәләне чишәргә Әлмәт театры алынган

Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Friendzone” (“Френдзона”) төбәкара режиссерлар лабораториясе эшенә йомгак ясалды.

news_top_970_100
Татар драматургларына үсмерләр темасы таныш түгел: мәсьәләне чишәргә Әлмәт театры алынган

Безнең татар әдәбиятының үсмерләргә багышланган юнәлеше юк. Бу очракта сүз драматургия жанры турында бара. Драматургиядә үсмерләр өчен әсәрләр булмагач, татар театры сәхнәсендә үсмерләр өчен спектакльләр дә юк дәрәҗәсендә. Ә бәлки киресенчә – андый спектакльләрнең сәхнәдә булмавы драматургларны бу темадан читләштерәдер. 

Кыскасы, зур татар әдәбиятының балалар әдәбияты дигән тармагы бар, зур татар театры дөньясында балалар спектакльләре бар. Әмма балалар әдәбиятыннан һәм балалар театрыннан зурлар дөньясына җитәкләп алып керүче әдәбият та, спектакльләр дә юк. Үсмерләр, тамашачы буларак, милли артистлардан популяр җырчы Элвин Грей белән рэпер Альберт Нурминскийдан башка беркемне дә белми.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Friendzone” (“Френдзона”) төбәкара режиссерлар лабораториясе эшенә йомгак ясалуын күреп кайткач, кечкенә генә бер өмет уянды. Бәлки, бу юнәлешкә дә җан керер. Бу теманың яктыртылмавы мине генә түгел, ә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева белән театрның әдәбият бүлеге мөдире Ләйләгөл Минаеваны да борчый икән, дигән өмет уянды. Әлмәт театры тотынган икән, алар нәрсәдер эшләп чыкмыйча тукталмаячак.

Өметләр грантсыз да акланырмы?

Театр бу темага традицион юл белән алынмаган. Традицион юл диюем - пьеса табып, аны режиссердан куйдырта да, спектакль чыгара. Әлмәт театры башта театр лабораториясе үткәреп, мөмкинлекләрне тикшереп карарга уйлаган. Проектның концепциясен төзеп, Россия театр әһелләре берлеге грантына гариза язган.

Проект үсмерләр өчен актуаль текстлар эзләү, репертуар булдыру, бу юнәлешкә яшь режиссерларны җәлеп итү, үсмерләр спектакльләре өчен яңа сәнгать мөмкинлекләрен эзләү максатын куя.

Өметләнгән грант бирелмәгәч, проектны үз көче белән башкарып чыгарга уйлаган. Шулай итеп, яшь режиссерлар чакырылган һәм эш башланган. Режиссерлар белән артистлар дүрт көн буе театраль эскизлар ясаган. Аларның эшен Татарстанда театраль лабораторияләр оештыру буенча тәҗрибә туплаган һәм әлеге лабораторияләнең "атасы" булган Олег Лоевский белән тыгыз элемтәдә торган Нияз Игъламов контрольдә тоткан.

Эскизларны режиссерлар - Казаннан Регина Саттарова, Олег Кинҗәгулов, Әминә Миндиярова һәм Уфадан Илшат Мөхетдинов әзерләгән. "Friendzone” лабораториясе өчен текстларны режиссерлар үзләре сайлаган. Алар эскизлар өчен М.Огневаның “Костик”, Эрик-Эмманюэль Шмиттның “Оскар и Розовая дама”, Павел Поляковның “Крысолов” һәм Олжас Жанайдаровның “Танцы+” пьесаларын алганнар.

Сайланган исемлекне игътибар белән карасак, биредә чиста үсмерләр драматургиясе бик аз. Режиссерлар үсмерләр әдәбиятын һәм тамашасын "гаилә белән карау өчен кино" итеп күз алдына китерә булса кирәк.

Сайланган пьесаларның кыскачы эчтәлеге һәм аларның Татарстанга бәйле сәхнә язмышы турында мәгълүмат биреп үтәм:

“Крысолов”. Авторы – Павел Поляков. Казаннан. Аның пьесасы экология темасына багышланган. Вакыйгалар ике параллель дөньяда бара. Төп герой – үсмер егет. Экологик катастрофа дөньяны күсе басуга китерергә мөмкин. Эскизны режиссер Регина Саттарова әзерләгән. Тик бу эскиз премьера түгел иде. Павел Поляковның “Крысолов” пьесасы PRO/ДВИЖЕНИЯ 2017 заманча драматургия республика конкурсында катнашып, читкалар да уздырылган. Регина Саттарова аның буенча Казанның “Угол” театр мәйданында эскиз ясаган иде инде. Берничә айдан шул ук киемнәрдән шул ук эскизны Әлмәт театрында да күрү насыйп булды.

Танылган архитектор Айвар Саттаровның кызы Регина Саттарова - спектакльне сәхнә форматына гына яраклаштырмыйча, теләсә нинди урында да спектакль куя ала торган режиссер. “Крысолов”та да башта ул тамашачыны сәхнәгә чакырды, аннары кая килеп эләккәне аңышып өлгермәгән тамашачыны сәхнә астына алып төшеп китте – монысы параллель дөнья иде. Аннары вахтага китереп чыгарды. Ә монда театрның техник хезмәткәре йоклап яткан икән һәм тамашачы күргән мәшһәр аның төше икән ләбаса.

“Оскар и Розовая дама”. Танылган француз драматургы Эрик-Эмманюэль Шмитт әсәре. Эскизның режиссеры – Әминә Миндиярова. “Оскар и Розовая дама” күп куелган һәм бик таныш әсәр. Казанда ул “Болактагы театр”да "14 писем к...” исеме астында моноспектакль буларак, “Оскар и Розовая мама” исеме белән Казан дәүләт яшь тамашачы театрында бара. Чаллы курчак театрында да “Оскар и Розовая мама” курчак спектакле уңышлы барды. 2015 елда бу театр актрисасы Татьяна Салихова Розовая Дама роле өчен “Курчак театрының иң яхшы актеры” номинациясендә “Тантана” театр премиясенә лаек булган иде.

Оскар исемле ун яшьлек малай хосписта соңгы көннәрен үткәрә. Соңгы көннәрендә аны Роза әби карап тора һәм алар Аллаһка хатлар язалар.

Режиссер Әминә Миндиярова эскизны театрның Кызыл залында шарлар арасында әзерләгән иде.

«Танцы+». Авторы – Олжас Жанайдаров. Казах драматургы рус телендә милли фактурада язуы белән кызыклы. Эскиз театрның хореография залында куелган. Вакыйга да хореография залында бара. Биредә үсмерләр бию түгәрәгендә шөгыльләнә. Биергә йөрүче кызларның берсе – Апрель үлгән. Сюжет шушы вакыйга тирәсендә әйләнә. Эскизны режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Олег Кинҗәгулов әзерләгән. Пьесаның Татарстанга бәйле сәхнә язмышын белмим. Мәскәүдә - “Маленькая премьера” балалар һәм үсмерләр өчен халыкара драматургия конкурсында пьеса буенча эскиз ясалуы гына билгеле.

“Костик”. Авторы – М.Огнева. Костик югалган. Егетнең әнисе Светлана улы белән бергә яшәгән Алена янына килә. Алар икәү бергә Костикны эзлиләр. Алена урманда Костикның гәүдәсен тапса да, Светланага әйтергә базмый. Чөнки улы ана өчен - яшәү мәгънәсе. Пьеса республика өчен бик таныш түгел, һәрхәлдә, биредә ниндидер читкалар, эскизлар әзерләнгәне булмаган. Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов ике кешелек пьесага тагын ике образ керткән. Алар - мимнар/ җаннар/ фәрештәләр – эскизга колорит өстәделәр, шактый җитди пьесаны яшьләр өчен ярашлырак иттеләр.

Татар җанлы милләттәшләребез “Бер татар әсәре дә юк”, - дип уфтанып куячаклар. Әйе, юк. Бу хакта әлеге лабораториянең башында торган Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да кат-кат әйтте, зарланып, уңайсызланып, аптырап әйтте. Әмма юк бит ул драматургия, җәмәгать, юк. 

Мин үсмерләр тормышына багышланган бер генә әсәрне искә төшерә алдым. Аны туксанынчы еллар ахырында Камал театры сәхнәләштергән иде. Аманулланың “Әле кичә генә яз иде” дип аталган пьесасы иде ул. Аннан соң 20 ел үткән. Бу - ул чактагы үсмерләрнең үзләренең үсмер балалары үсеп җитәрлек вакыт дигән сүз. 

Бүгенге үсмерләр тормышы татар драматурглары өчен таныш булмаган тема. “Нигә без милли материал буенча лаборатория уздырмыйбыз?” дип сорады лабораторияне йомгаклап фикер алышканда Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова. Материал булмаганга уздырмыйсыз, Наилә ханым. Драматурглар язса, сезгә дә эш булыр иде.

Алга таба эскизлар спектакль буларак үсәргә мөмкин. Театр бу хакта уйланачак. Лаборатория вакытында эскизлар буенча тамашачы фикерен белү өчен кызыл, сары, яшел карточкалар өләшенде. Эскизларны караган Әлмәт музыка колледжы студентлары шул карточкалар аша фикерләрен белдерделәр. Эскизны спектакль итеп күрергә теләүчеләр оештыручылар сузган эшләпәгә - яшел, эскизны әйбәтләп эшкәртеп спектакль ясарга була дип уйлаучылар – сары, “эскизны онытыйк” дип тәкъдим итүчеләр кызыл карточка салдылар. Иң күп яшел карточкаларны “Костик” җыйды.

Артистлар һәм режиссерлар эскизлардан спектакль ясарга әзер. Әмма соңгы сүзне театр җитәкчелеге әйтәчәк. Хәтта шушы дүрт эскизны берләштереп, репертуарга алып, театр буйлап карап йөрелергә дә мөмкин. Бүгенге театр ул “сәхнәдә - артист, залдагы кәнәфидә - тамашачы” классик форматына тотынып тормый, теләсә нинди фантазиягә сәләтле.

Тик шунысы да бар, эскизның уңышлы спектакль булып үсү очрагы бик сирәк була икән. Бу хакта “лабораторияләр атасы” Олег Лоевский үзе әйтте. Ә эскиздан уңышлы спектакль үсмәү мисалын Буа татар дәүләт театры ачык күрсәтте. Алар җәй көне “Буа талиясе” исемле театр лабораториясе уздырып, театр белгечләре уңышлы дип бәяләгән “Концлагерьчылар” эскизын режиссер Тимур Кулов белән спектакль итеп “үстерделәр” һәм Казанга “Һөнәр” Яшь режиссура фестиваленә алып килделәр. Спектакль өметләрне акламады. Әмма театрның сәнгать җитәкчесе һәм спектакльдә төп рольне башкаручы Раил Садриев пьеса авторы Валерий Шергин белән киңәшеп, спектакльне эшләп бетерергә вәгъдә итте.

Инде Әлмәт театрының дүрт эскизын студентлар һәм театр белгечләре белән караган журналист буларак, минем фикеремә килгәндә, театраль лабораториянең концепциясенә туры килгән “Танцы+” пьесасыннан спектакль куярга киңәш итәр идем. Беренчедән, театрның пьеса авторы Олжас Жанайдаров иҗаты буенча тәҗрибәсе бар. Әлеге драматург үзенең Әлмәттә куелган “Кибет” спектакле буенча “Алтын битлек” театр премиясенә тәкъдим ителде. Икенчедән, бу бүгенге үсмерләр турында аларга аңлаешлы пьеса. Төрки драматург язган заманча әсәр.


Ә инде үсмерләр пьесасы темасына язылган әсәр турында хыялланып та алсак, ниндидер параллель дөньялар белән бәйле пьеса булсын иде ул. Татарның үз Гарри Поттерлары, “Часодей”лары. Әмма алар юк. Татарда фэнтези юк. Әмма монысы инде бөтенләй башка тема. Әлегә Әлмәт театрына үсмерләр театры темасын күтәреп чыгуы өчен рәхмәтләрне җиткерик тә, башлаган эшнең мантыйкый дәвамын көтик. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100