Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа туган баласын ун мең сумга саткан хатын хөкем ителде

Уфада яшәүче хатын шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителде.

news_top_970_100
Яңа туган баласын ун мең сумга саткан хатын хөкем ителде

Баласын саткан хатынга карата хөкем чыгарылды дип хәбәр итә  «Башинформ».

Баланы сату турында социаль челтәрләрдәге мәгълүмат аша беләләр. Тумышы белән Балашихадан булган хатын авырлы булган чагында ук, баласына алты ай булганда ул Интернетта Уфада яшәүче бер хатын-кыз белән элемтәгә керә. 10 мең сумга баласын сатарга теләге барлыгын белдерә. 

2015 елда ул Уфага килә, баланы сатып алырга теләгән хатынның иске паспортына үзенең фотографиясен ябыштырып, бала табу йортына килә. Баласы тугач, шушы ялган документлар белән ЗАГСта документлар ала. ЗАГСта моны сизмиләр, шул рәвешчә, баланы сатып алырга теләгән хатын баланың анасы булып күренә.

Баланы гаиләгә тапшырып, ун мең сум акча алырга маташканда хатын кулга алына.

Баласын саткан хатын гаебен таный, моны тормышы авыр булу белән аңлата."Кеше сату" маддәсе буенча хөкем ителеп, шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Хәзерге вакытта баланы сатып алган гаиләне тикшерү бара. Аларга карата җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100