Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиядә коточкыч һәлакәткә эләгеп, чит хатын тәрбиягә алган Россия егете Өмет вафат

Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-тәрбияләп торган.

news_top_970_100
Төркиядә коточкыч һәлакәткә эләгеп, чит хатын тәрбиягә алган Россия  егете Өмет вафат
Төркиянең Анталья шәһәре хастаханәсендә «Пусть говорят» тапшыруы герое вафат булган. Ул милләте буенча рус кеше булган дип фаразлана. Төркиядә бу егетне «Өмет» дип йөрткәннәр. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Антальяда яшәүче Гөлсем Кабадайы Өметне моннан 10 ел элек хастаханәдә күргән һәм шуннан бирле аны кайгыртып-тәрбияләп торган.

Кабадайы «Анадолу» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Өмет соңгы 10 көн дәвамында реанимациядә яткан. Соңгы көннәрдә аның хәле бик нык начарайган.

«Аны ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдылар. Бөерләре эшләмәгәнлектән диализ үткәрелде. Бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктады», - диде Кабадайы.

Өметне Акдениз Университеты хастаханәсенә 2008 елның августында булган коточкыч юл һәлакәтеннән соң китерәләр. Кабадайы аны хастаханәгә танышының хәлен белергә килгәч күрә. Ханым егетне ике ай дәвамында биредә карый, аннары өенә алып кайта.

Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруларының берсе Өмет һәм Гөлсем Кабадайыга багышланган иде, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100