Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

РОСКОМНАДЗОР Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторларны кисәтә

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш, ә инде 2015 елның 1 сентябреннән, «Россия Федерациясенең информацион-телекоммуникация челтәрләрендә шәхси мәгълүматларны эшкәртү тәртибенең төгәллеген тикшерү өлкәсендә кайбер закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе нигезендә, өстәмә рәвештә, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урынны күрсәтергә кирәк булачак. (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).

news_top_970_100
РОСКОМНАДЗОР Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторларны кисәтә
Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының үзгәртелүе (гадиләштерелүе) турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторларга 242-ФЗ санлы Федераль законның (21.07.2014 кабул ителгән) 2 маддәсе таләбе буенча, 2015 нче елның 1 сентябреннән, РФ гражданнарының шәхси мәгълүматлары саклана торган мәгълүмат базасы урнашкан урын хакында мәглүмати хат юлларга кирәк булачак. Тулырак мәглүмат – http://16.rkn.gov.ru/ сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100