Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе үлеп ятим калган нәни кызны мәктәп яныннан урлап киткәннәр

Баланы елатып, машинага төяп алып китеп барганнар.

news_top_970_100
Әнисе үлеп ятим калган нәни кызны мәктәп яныннан урлап киткәннәр

Кичә иртән Башкортстанда балигъ булмаган мәктәп укучысы югалган. Соцчелтәрләрдә кызны мәктәп янынан алып китүләре турында хәбәр иткәннәр. Туганнары тиз арада полициягә мөрәҗәгать иткән.

"Башинформ" агентлыгы хокук саклау органнарыннан комментарий алган. Полициядә баланың табылуы, тиздән туганнарына кайтарылачагын әйткәннәр.

Кызның абыйсы сүзләре буенча, бер ай чамасы элек әнисе үлгәч, баланың апасы опекунлыкны рәсмиләштергән. Бу гаилә белән бергә яшәмәгән әти кеше дә балага хокукларын белдергән.

"Сеңлем көндезге 12 дән соң югалды. Аны елатып машинага утыртып алып киткәннәр. Берничә сәгать эзләгәннән соң, баланы Пермь ягында яшәүче әтисе алып китүе ачыкланган. Хәзер тикшерүчеләр шунда киткән", - дип сөйләгән абыйсы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100