Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балыкчы пенсионер, иптәшенең көмешкәсен урлап, утрауга качкан

Минзәлә районындагы Ык елгасында өч көн элек югалган 60 яшьлек балыкчыны, Яр Чаллы шәһәренең № 6 эзләү отряды хезмәткәрләре утрауда тапканнар дип, хәбәр итә Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте. Бу хакта Кazanfirst сайты яза.

news_top_970_100
Балыкчы пенсионер, иптәшенең көмешкәсен урлап, утрауга качкан

15 сентябрьдә пенсионер үзенең танышы белән балык тотарга дип, Түбән Кама сусаклагычының сул кушылдыгындагы утрауга килә. Монда килеп урнашкач, алар спиртлы эчемлекләр эчәләр. Иртәнге 3-4 сәгатьләр тирәсендә аларның берсе үзе белән термоска кайнар чәй һәм 1,5 литр самогон алып резин көймәдә йөзеп китә. Иптәше уянгач, аны эзли, ләкин файдасыз. Шундагы балыкчылардан көймә сорап бара. Анда телефоннан югалган танышына шалтырата, ләкин аның телефоны сүнгән була. 

17 сентярбь көнне ул "112" хезмәтенә шалтырата һәм булган хәл турында хәбәр итә. Шул ук көнне коткаручылар елганы һәм сигез утрауны карап чыгалар - нәтиҗәсе булмый. Эзләүләрне караңгы төшкәч туктаталар. 18 ендә яңадан эзли башлыйлар һәм 15:30 сәгатьтә пенсионерны табалар - ул бер утрауда ял итеп яткан булып чыга. Ул, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә, табиблар ярдәменә мохтаҗ түгелмен, дип, белдерә. Коткаручылар аны ярга алып чыгалар һәм аннан такси белән өенә озаталар. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100