Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә янгында 41 яшьлек ир-ат һәлак булган

Янгын узган төндә Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан.

news_top_970_100
Балык Бистәсендә янгында 41 яшьлек ир-ат һәлак булган

Балык Бистәсе районында кеше үлеменә китергән янгын урыныннан фотолар барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Бертуган Бакировлар урамындагы 13нче йортта чыккан янгында 41 яшьлек ир-ат үлде.

Янгын турындагы хәбәр төнге икеләрдә килгән. Урынга юл тоткан 128нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен күршеләр каршы алган. Алар өйдә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындырган. Кисәүләрне аралаган вакытта ир-атның үле гәүдәсен табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100