Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман кешесенә кымыз һәм квас эчәргә ярыймы? (сорау-җавап)

Мөселман кешесенә кымыз һәм квас кебек эчемлекләр эчәргә ярыймы? Аларның да исерткеч градусы бар диләр бит. Дин белгечләре нәрсә әйтә?

news_top_970_100
Мөселман кешесенә кымыз һәм квас эчәргә ярыймы? (сорау-җавап)
Редакциябезгә Рәис Яруллин юллаган сорауга Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин җавап бирә.

- Аллаһ Тәгалә кешеләргә бары тик исертүче һәм кешенең тәненә зыян китерүче ризыкларны һәм эчемлекләрне генә хәрам кылды. Бу нәрсәләрне хәрам кылуның төп сәбәбе кешенең тәнен һәм акылын саклау белән бәйле. Әгәр дә кеше исерткеч эчемлекләр эчсә ул акылын һәм сәламәтлеген югалтачак. Акылын югалту нәтиҗәсендә кеше төрле начар гамәлләр кылырга мөмкин. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең һәм төрле җниаятьләрнең бер сәбәбе исерткеч эчемекләр куллану белән бәйле.
 
Ислам динендә исерткеч эчемлекләргә хәмер (вино), аракы, сыра, шампан шәрабе, ром, коньяк кебек эчемлекләр керә. Боларның барысын да куллану Ислам динендә катгый тыелган. Аларны хәләл дип эчүче кеше кәфер була, ә гөнаһ икәнен белеп, нәфесен тыя алмыйча эчүче кеше зур гөнаһлы була. Аллаһ Тәгалә Коръәдә шулай диде: «Әй иман китергән бәндәләр! Дөреслектә, хәмер, отыш уеннары, потларга табыну, уклар белән юрау шайтан гамәленнән булган пычрак гамәлләр. Бу гамәлләрднә ерак булыгыз, уңышка ирешерсез» (Мәидә - 90).

Бу эчемлекләр асылда исертү үзлегенә ия булганга күрә аларны аз күләмдә дә эчү һәм куллану тыела. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Күп күләмдә исертә торган нәрсә аз күләмдә дә хәрам» (Тирмизиның хәдисләр җыентыгы). Мәсәлән, кеше әйтә алмый, мине бер стакан сыра исертми, шуңа күрә аны кулланырга ярый, дип.
 
Ислам динендә бу нәрсәләрне эчү генә түгел, ә хәтта сату да ярамый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Аллаһ Тәгалә исерткеч эчемлекне, аны эчүчене, эчертүчене, сатучыны, сатып алучыны, эшләүчене, эшләтүчене, алып килүчене һәм алып килдерүче бөтен кешене дә ләгънәт кылды» (Әбү Давыд хәдисләр җыентыгы).

Кеше ясый торган эчемлекләр арасында исертмәүче, ләкин ясалу вакытында спирт бүленеп чыгучы эчемлекләр бар. Моңа квас, кефир һәм кымыз керә. Бу эчемлекләрнең составында 0,4%-0,5%, 1,2% спирт булырга мөмкин.
 
Куасның (квас) ясалу рәвешен карасак, бу эчемлек кефир шикелле әчкелтем-сөтле (кисломолочное брожение) һәм спиртлы әчү (брожение) нәтиҗәсендә ясала. Анда әчкелтем-сөтле әчү (кисломолочное брожение) процессы спиртлы әчү (спиртовое брожение) процессына караганда көчлерәк. Шул сәбәпле ул спиртлы әчү процессын әкренәйтә. Шуның нәтиҗәсендә, спирт куаста исертми торган күләмдә генә барлыкка килә. Спирт күләме анда 1,2% хәтле булырга мөмкин. Куас эчегән саен анда спирт түгел, ә уксус кислотасы бүленеп чыга. Шуңа күрә аннан әче тәм килә.
 
Кымызның ясалу технологиясенә тукталсак, ул да куас кебек әчкелтем-сөтле (кисломолочное брожение) һәм спиртлы әчү (брожение) нәтиҗәсендә ясала. Ләкин куастан аермалы буларак, кымыз әчегән саен анда спирт күбрәк бүленеп чыга. Спирт күләме анда 3,5%-4,5% хәтле булырга мөмкин. Моннан чыгып шуны әйтергә була, әгәр дә кымызда спирт күләме куастагы кебек исертми торган дәрәҗәдә (0,5%-1,2%) булса, аны эчәргә ярый. Әгәр дә моннан артык булса, ярамый. Чөнки ул бу очракта сыра кебек исертүче эчемлеккә әйләнә. Габдуллаһ ибен Габбәс исемле сәхәбә шулай диде: "Аллаһның илчесенә йөзем җимешеннән эчемлек ясыйлар иде һәм ул аны өч көн дәвамында эчә торган булды. Шуннан соң ул аның калганын хезмәтчесенә эчерде һәм түгәргә кушты" (Мөслим хәдисләр җыентыгы).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100